Түбән Кама укучыларының активлыгы аркасында экологлар туфракка калдык ташлау фактын ачыклады

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Мәктәп укучылары "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы аша Түбән Кама территориясендә ике санкцияләнмәгән чүплек урыны булуы хакында хәбәр җибәрде.  Беренче хәбәрләмәдә күрсәтелгән урынга чыккач Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре туфракка аударылган автомобиль запас өлешләрен, яраксызланган шиннар, техник сыекча савытларын ачыклады.  "Биредә, гараж кооперативы территориясендә физик зат автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү эшләрен башкарган. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән законсыз чүплекнең мәйданы 25 кв. м. тәшкил итте", – дип сөйләде экологлар. Әлеге факт буенча экологлар тарафыннан РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм 1000 штраф салынды. Әлеге вакытта чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

Икенче очракта мәктәп укучыларыннан башка гараж кооперативы территориясендә төзелеш калдыклары чүплеген ачыклау турында хәбәр килде. Экологлар ачыклаганча, билгеләнмәгән зат биредә калдыклар ташлаган. Әлеге чүплек барлыкка килүгә юл куйган өчен гараж кооперативы рәисен, вазыйфаи затны экологлар туфракта законсыз чүплек өеме оештырган өчен җаваплылыкка тартты. "Әлеге хокук бозу очрагы буенча, РФ КоАП 8.2 статьясы нигезендә беркетмә төзелде, 10 000 сум күләмендә штраф салынды", – дип сөйләде экологлар.

"Яшь буынның әйләнә-тирә мохитне сакларга омтылуы, экологларга булышлык күрсәтүе сөендерә. Безнең яшь эко-актистлар – сәламәт һәм имин киләчәк өчен безнең өмет һәм гарант", – дип билгеләде дәүләт инспекторы Людмила Наякшина. "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы ярдәмендә укучылар күзәтчелек органнарына табигать саклау законнары бозылуы хакында хәбәр итә ала. Ә октябрьдә, уку елы йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы иң актив мәктәп укучыларын, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләячәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International