4 сентябрьдә Казан ярминкәсенең төп павильонындагы "Казан" конференцияләр залында А.И.Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ел саен Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында уза торган чара үзебезнең илдәге һәм чит илләрдән әйдәп баручы экспертларны, фән, бизнес һәм хакимият вәкилләрен җыячак. Пленар утырышлар барышында түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла:
Экотехнологияләр:
- инновацияле технологияләр, әйләнә-тирә мохитне яклау техникасы һәм җайланмасы;
- сәнәгатьтә һәм авыл-хуҗалыгында җитештештерү экологиясе.
Әйләнә-тирәлеккә мониторинг:
- әйләнә-тирәлек торышын күзәтүләрнең территориаль системалары;
- әйләнә-тирәлеккә мониторингның локаль системалары.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт көйләве:
- әйләнә-тирәлек сыйфатының региональ нормативлары;
- әйләнә-тирә мохит объектларының сыйфатына идарә итү системаларын булдыру;
Җитештерү һәм куллану калдыклары:
- калдыклар барлыкка килүне минимальләштерү, калдыксыз технологияләр;
- чиста җитештерү-куллану концепциясе нигезендә калдыклар белән идарә итүнең илкүләм, тармак һәм төбәк тәҗрибәсе;
- сарыфсыз куллану һәм икенчел ресурслар.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә химик-аналитик контроль:
- әйләнә-тирәлек объектларының сыйфатын экологик-аналитик контрольдә тоту системалары;
Техноөлкә иминлеге:
- сәнәгый куркынычсызлык: проблемалар, бурычлар, перспективалар.
Конференциядә катнашырга һәм конференция йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгында бастырып чыгару өчен доклад җибәрергә чакырабыз.
Катнашу мәсьәләләре буенча (843) 267-68-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Килгән кунакларны теркәү түбәндәге сылтама аша гамәлгә ашырыла:
https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/737809/.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте