Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан 5958 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 10 августы, җомга

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 5958 мөрәҗәгать килде. Шулардан 2537 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 960 – "Халык контроле" системасыннан, 839 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1179 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International