Әлмәттә шәһәр күлен чистарту буенча акция узачак

2018 елның 10 августы, җомга

15 август көнне ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан Әлмәт шәһәрендә табигать саклау акциясе оештырыла. Экоактивистлар шәһәр күленең төбен һәм яр буе зонасын чистартачак. Җыештыру эшендә Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, ТР Су асты спорты федерациясе аквалангчылары, шәһәр хезмәтләре активистлары һәм шәһәр волонтерлары катнаша.

Әлмәттәге шәһәр күлендә булачак экологик акция – быел Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге катнашында яр буе территориясендә уздырыла торган алтынчы чисталык чарасы.

Теләге булганнарның барысын да экоактивистларга кушылырга чакырабыз! Акция 12.00 сәгатьтә башлана.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International