Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре эшчәнлегенең федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экологик контроле нәтиҗәлелеге.

2012 елның 6 марты, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе узды.
Утырышта Татарстан Республикасының “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, шулай ук табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә табигать саклау оешмалары эшчәнлеге, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре эшчәнлегенең федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экологик контролен көчәйтү мәсьәләләре турында фикер алышынды, шулай ук планнан тыш тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районы территориясендә федераль дәүләт экология күзәтчелеген үткәрүгә юнәлтелгән чараларны көчәйтү, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим-Дивинил” ҖЧҖ, “ТАИФ-НК” ААҖ эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшыру турында карар кабул ителде.
Агымдагы елның мартында, барлык кызыксынган федераль һәм республика органнары, табигатьне саклау прокуратурасы, “Оргнефтехимзавод” Казан фәнни-җитештерү идарәсе” ААҖ катнашында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең уртак утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International