Туфракка калдык ташлаган өчен предприятие 100 мең сумлык штраф түләячәк

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы районы буенча уздырылган рейд барышында калдыклар белән  эш иткәндә экологик таләпләрнең үтәлмәвен ачыклады. Александровское авылыннан 3 км аралыкта, автоягулык салу станциясенә янәшә торучы территориядә төзелеш калдыкларыннан чүплек булуы билгеләнде: пластик, полиэтилен, катыргы һәм бетон калдыклары, базальт сүсеннән җылыткыч калдыклары. Контроль чаралар барышында дәүләт инспекторлары билгеләгәнчә, биредә чүпләр автоягулык салу станциясендә төзәтү эшләрен башкаручы подряд оешмасы тарафыннан калдырылган. "Санкцияләнмәгән чүплек мәйданы 60 кв. м. тәшкил итә, ачыкланган чүпләрнең күләме 18 куб. м. Табигать саклау законнарын бозучылар чүплек урынын оператив рәвештә тәртипкә китерде", – дип билгели экологлар.

Ачыкланган фактлар буенча юридик затка карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә беркетмә төзеде һәм 100 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә җәза билгеләнде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International