Кама инновацион сәнәгый форум

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

29 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәгендә VII Кама инновацион сәнәгый форум – 2012 ачылды. Аның кысаларында чит ил оешмалары катнашында «Нефть. Газ. Химия. Экология-2012», «Шина. Каучуклар. Резина һәм техник эшләнмәләр-2012», «Кама арты энергетикасы -2012», «Сәнәгатьтәге нанотехнологияләр-2012», «Сәнәгый иминлек-2012» Бөтенроссия күргәзмәләре узачак.
«Кама инновацион сәнәгый форум – 2012» - ул хәзерге заман җиһазларын һәм технологияләрен куллану һәм кертү тәҗрибәсе белән алышу, уйлашу һәм бәхәсләр алып бару мәйданы. Күргәзмәләрдә катнашу өчен РФнең 10 регионыннан 50 предприятие һәм оешма гариза биргән. Үз продукциясен Тольятти, Тула, Татарстан Республикасы оешмалары тәкъдим итте. «ANSHAN ANZA ELECTRONIC POWER CO., LTD» Кытай ширкәте сәнәгый форумнарда инде бишенче ел катнаша.
Форум кунаклары һәм катнашучыларына нәтиҗәле эш, уңышлы эш контактларын табу һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашуын теләп ТР экология һәм табигый байлыклар министры исеменнән Кама буе территориаль идарәсе мөдире Айрат Насыйбуллин котлау сүзе белән чыгыш ясады. Ул, VII Кама инновацион сәнәгый форум – 2012 һәм аның кысаларында үткән күргәзмәләрнең, экологик мәсьәләләрне нәтиҗәле чишуне тәэмин итүче техника һәм технологияләр үсешендә көчле импульс булып торуын ассызыклады.
“VII Кама инновацион сәнәгый форум” катнашучылары һәм форумны карарга килүчеләр нефть һәм газ чыгару, нефть химиясе һәм ягулык һәм энергетик сәнәгатенең хәзерге заман базарының барлык төп юнәлешләре буенча реаль казанышлары белән таныша, бизнес буенча иптәшләре һәм партнерлары белән очраша, эш элемтәләрен киңәйтә һәм табышлы контрактлар төзи алалар.
Тулы мәгълүмат (8552) 470-102 телефоны буенча яисә www.expokama.ru сайтында.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International