Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 5482 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 20 июле, җомга

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 5482 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 44%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша алардан килде. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 849 хәбәр, WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша 780 хәбәрләмә каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1433 мөрәҗәгать алынды.

Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International