Түбән Кама укучылары Борков урманчылыгында экологик сукмак ясады

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә белем алучылар өчен ылыслы урман буйлап экскурсия оештырды. "Табигать кочагына чыгулар табигать объектларын һәм күренешләрен турыдан-туры күзәтү юлы белән, якты хис-кичерешләр калдырып һәм укучыларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итеп, аларда яңа белемнәр формалаштыруга ярдәм итә", – дип билгели экологлар. Идарә белгечләре балаларга Борков урманчылыгының флорасы һәм фаунасы турында сөйләде, уникаль һәм ТР Кызыл китабына кертелгән уникаль төрләрне билгеләде: каеш яфрак, бүре җиләге, дарулык песи борчагы. Балалар экологларны зур кызыксыну белән тыңлады, сирәк төрләрне карап, фотога төшерде һәм белгечләр авызыннан ишетелгән кызыклы фактларны теркәп барды.

Экскурсия барышында балалар нарат күркәләрен җыйды, аларның орлыкларын утыртырга һәм Борков урманчылыгының урман фондын тулыландырырга планлаштыралар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International