Акваланг белән чуму һәм РГҖ штаб-фатирын карау мөмкинлеге. Татарстанда "Туган төбәк экологиясе" конкурсы уза

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Туган төбәк экологиясе" республика конкурсын уздыра.

Конкурс Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне һәм яшь буынны туган төбәкнең әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Катнашу өчен быелның 10 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә проект әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк, түбәндәге юнәлешләр буенча:

табигый һәм бүтән территорияләрне төзекләндерү;

фәнни-тикшеренү проектлары/экологик экспедицияләр;

экологик агарту холкындагы проектлар.

Конкурс өч этапта уза:

1 нче этап – 2018 елның 10 сентябренә кадәр катнашучылар проектларны Конкурсны гамәлгә куючының rgo.project@mail.ru электрон адресына җибәрә. Һәр проектка аерым теркәлү номеры бирелә.

2 нче этап – 2018 елның 11 сентябреннән 17 сентябренә кадәр экспертлар жюрие проектларны бәяли һәм "Финалга чыгучылар исемлеге"н төзи, анда иң яхшы 6 проект керәчәк.

3 нче этап – 2018 елның 25 сентябреннән 25 сентябренә кадәр "Финалга чыгучылар исемлеге"нә кергән командалар проектны жюри әгъзаларына презентацияләү өчен кара-каршы очрашу этабына чакырыла.

Конкурста иң күбе 4 кешелек төркемнәр катнаша ала: Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар һәм укытучылар (мәктәпләр, югары, урта һөнәри белем бирү йортлары, һөнәри белем бирүче оешмалар). Әгәр төркемдә катнашучылар балигълык яшендә булмаса, төркемне мәгариф учреждениесе мөгаллиме җитәкләргә тиеш. 

Финалга чыгучылар атаклы сәяхәтчеләр һәм Рус география җәмгыяте тикшерүчеләре белән мастер-классларда катнашачак. Җиңүчегә төп приз – Санкт-Петербургка (РГҖ штаб-фатирына) юллама биреләчәк. Икенче һәм өченче урыннарны яулаган командаларга CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән су астына төшеп карау мөмкинлеге биреләчәк. 

Тулырак мәгълүмат https://www.rgo.ru/ru/tatarstan сайтында.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International