Мишә елгасын пычраткан өчен – 3 миллион сум. Самараның Арбитраж апелляция суды зыянны каплау турындагы шикаятьне канәгатьләндерде

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Мишә елгасына китерелгән зыянны компенсацияләү рәвешендә "Теплострой" ҖЧҖ 3 миллион сум түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең су объектына китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвасы Самараның Арбитраж апелляция суды тарафыннан кангатьләндерелде. Әле 2016 елда ук Питрәч авылы янәшәсендә Үзәк территориаль идарә инспекторлары Татар табигать саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә предприятиенең биологик чистарту корылмаларыннан елгага чистартылмаган агынты су ташлануын теркәде. Мишә балык хуҗалыгы сулыгына карый һәм җирле халыкның ял итү урыны булып санала. Елгага эләккән агынтылар коенучылар һәм су тереклекләре өчен куркыныч. Үзәк аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре агынтыдан пробалар, шулай ук ташланган урыннан өстә һәм түбән өлешләрдә дә табигый су үрнәкләрен алды. Анализлар нәтиҗәсендә күренгәчнә, пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмдәге катнашма күләмнәре күп тапкырга артып киткән: аммоний-ион – 420 мәртәбә, фосфат-ион – 68 мәртәбә, фенол – 80, марганец – 4,6, нефть продуктлары – 3,4 мәртәбә һәм тимер күләме 1,4 мәртәбә артык. "Теплострой" ҖЧҖ карата экологлар РФ КоАП 8.13 ст. 4 өлеше нигезендә (Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) саегуына китереп чыгарырлык итеп бозу), РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше нигезендә (Суны алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты сулар ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу), РФ КоАП 7.6 ст. нигезендә (Су объектын үзирекле рәвештә биләп алу яисә аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану) административ беркетмә төзеде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Арбитраж судына тапшырылды, ул "Теплострой" ҖЧҖ китерелгән зыянны каплаттыру турында карар кабул итте. Чыгарылган карар белән ризалашмыйча, предприятие карарга Самара шәһәренең Унберенче Арбитраж апелляция судына шикаять белдерде, соңгысы "Теплострой" ҖЧҖ гамәлләрен законсыз дип таныды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования