Камил булмаган чистарту системасы. Каратай елгасында экологлар нормадан арту күренешләрен ачыклады

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Каратай елгасында пычратучы матдәләрнең арту күренешләре ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре су объектларын мониторинглау кысаларында табигый суга анализ уздырды. Дәвалау-профилактика учреждениесенең чистарту корылмаларыннан түбәнрәк булган су алу ноктасында экологлар аммоний буенча күрсәткечләрнең 14.7 мәртәбә, нитритлар буенча 132.5 мәртәбә, фосфатлар буенча 8.6 мәртәбә, сульфатлар буенча 1.9 мәртәбә артык булуын теркәде. Әлеге факт буенча юридик затка карата РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше буенча ("Су алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу") административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, 80 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Бер айлык срокта әлеге җитешсезлек очрагы бетерелергә тиеш.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International