Чаллы волонтерлары Омскига килеп җитте

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Пирамида сыман тирәкләр, зәңгәр чыршылар, Корея каеннары. Г.И. Гензе исемендәге атаклы дендрология бакчасында 250 артык төрдә куак һәм агач үсә. 1948 елда Омскида барлыкка килгән өлкә бакчасы хәзерге вакытта төбәкнең табигать һәйкәле статусына ия. Миллионлы кала үзәгендә урнашкан яшел оазисның барча гүзәллеген һәм тынычлыгын экологик турда катнашучылар да тоя алды. Әлеге чара Яр Чаллыда 1 июльдә старт алды. Экскурсия кысаларында экспедициядә катнашучылар Россиянең Европа өлешенә генә түгел, ә Көнбатыш Европа дәүләтләренә, Кырымга, Алтайга, Урта Азиягә, Ерак Көнчыгышка, Япониягә һәм Төньяк Америкага караган флора төрләрен дә очратты. Омскига булган сәяхәтләре барышында чаллылылар шулай ук өлкәдә атмосфера һавасына мониторингның ни рәвешле уздырылуын да белә алды.

"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экология проекты "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ул ватандашларны табигатькә экологик җаваплы карау, табигатьне беренчел халәтендә саклау, эчке экотуристлыкны үстерү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования