11-17 июль көннәрендә яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы узачак

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Сәләтле балаларга ярдәм итү һәм геология фәненең иң яхшы гореф-гадәтләрен пропагандалау, укучылар, балалар-яшүсмерләр геология берләшмәләре җитәкчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм алар эшенә йомгак ясау. Татарстанда 2018 елның 11-17 июль көннәрендә яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы узачак. Әлмәт районында нефтьнең Ромашкино ятмасын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган чара биредә "Кояшлы" һәм "Дуслык" балаларны савыктыру лагерьлары базасында узачак.

Олимпиада тематикасы табигать белеменең Җир турындагы фәннәр комплексын үз эченә алган, үзара тыгыз бәйләнешле бүлекләрен колачлый. Палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология – яшь геологларның мәнфәгатьләр спектры гаять киң. Слет барышында яшь геологлар үзләренең белемнәрен гамәлдә кулланып караячак, аларны геологик ярышлар, конкурслар һәм мәдәни чаралар, экскурсияләр һәм җирле музейларга сәяхәтләр көтә.

38 командага, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларыннан һәм якын чит илләрдән килгән коллективларга, белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге биреләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International