Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Биналарны сүтүдән барлыкка килгән чүпләр, яраксызланган шиннар һәм бетон эшләнмә ватыклары – Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды. Җирле халыктан калдыкларның бакчачылык бергәлеге территориясендә урнаштырылуы турында хәбәр алгач Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынга чыкты. Биредә белгечләр төзелеш калдыкларыннан торучы 55 квадрат метрлы җиргә тап булды. Рейд барышында гаепле зат та билгеләнде: чүплек бер бакчачыныкы булып чыкты. 

Бүгенге көндә табигать саклау законнарын бозучы затка РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә беркетмә төзелде, бакчачылык ширкәте рәисенә ачыкланган җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International