Уңай үрнәк күрсәтеп. Яшь Буа халкы туган якның табигать балансын саклый

9 июль 2018 ел., дүшәмбе

Буа шәһәренең "Бор" лагерында ял итүче 190 бала табигый бәрабәрлекне сакларга карар кылган. Лагерь күленең яр буе полосасында "Чиста яр" акциясе булып узды. Балаларның, лагерь хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә яр буе чүп-чардан арындырылды. "Кызганыч, ләкин ял итүчеләр еш кына үзләреннән соң чүп калдыра. Бүгенге чара, әлбәттә инде, үзеннән-үзе генә күлебезнең яр буе зонасы пычрану проблемасын хәл итмәячәк. Ләкин һәрхәлдә ул җәмәгатьчелек фикерен җәлеп итәчәк һәм халык өчен яхшы үрнәк күрсәтер", – дип сөйләде Гөлия Ваһапова.

Экологлар шулай ук яшь буалыларга табигатьтәге су әйләнеше турында, сулыклар пычрануның һәм аларда коенуның мөмкин булган начар нәтиҗәләре хакында да сөйләде. "Океанда пластик шешәләрдән, балык ятьмәләреннән һәм көнкүреш калдыкларыннан "чүплек утраулары" барлыкка килә. Иң зур чүплек табы Тын океанда билгеләндә, аның массасы 130 тоннан тирәсе тәшкил итә һәм ул ике Франциягә тиң территорияне биләп тора", – дип шаккатырды территориаль идарә белгечләре балаларны. Балалар шулай ук яр буенча ял итүчеләр өчен табличкалар да әзерләде: "Урманда учак якмагыз!", "Агачларны кисмәгез!", "Суны пычратмагыз!", "Туктагыз! "Чүп янәшәсеннән узмагыз!" һәм аларны су объекты тирәли куеп чыктылар.     

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования