"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм" экспедициясендә катнашучылар Курган өлкәсенең флорасы һәм фаунасы үзенчәлекләре белән танышты

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

"Табигатькә зыяны булмаган туризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясендә катнашучылар Курган өлкәсенең географик һәм табигый үзенчәлекләре белән таныша. "Просветский дендрарий" төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле Урал арты флорасының хәзинә байлыгы булып тора, анда 200 төрле үсемлек исәпләнә. Иң әүвәл дендрарий 1894 елда Урман мәктәбе базасындагы питомник буларак булдырыла. Урман мәктәбендә урман хуҗалыгы белгечләрен әзерләү һәм питомник оештыру 19 гасыр азагында Курган кишәрлегендә Транссибирь тимер юлын төзү зарурлыгы белән аңлатыла. Питомникта җирле төрләр генә түгел, ә башка губерналардан һәм хәтта чит илләрдән яздырып алынган үсемлекләр дә үстерелә", – дип сөйли сәяхәтчеләр. Әлеге җирлектә узган ике көн эчендә экспедиция төрле локацияләрдә – Горький күлендә, экосукмакта, Курган өлкәсенең урман музеенда булды. Җирле егерьлар уздырган экскурсия кысаларында анда катнашучылар төбәкнең флорасы һәм фаунасы белән танышты.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International