Республика мөгаллимнәре белән муниципаль районнарда экологик сыйныфлар булдыру турында сөйләштеләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе эшендә катнашты. Биредә, "Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү: үсеш векторы" секциясе кысаларында, муниципаль районнарда экологик сыйныфлар булдыру турында сөйләштеләр. Әлеге юнәлештә эш Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә табигать саклау ведомствосы тарафыннан алып барыла. Үзенең чыгышында ТР Экоминистрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Давмир Вәлиуллин Министрлык тарафыннан үсеп килүче яшь буын өчен уздырыла торган мәгърифәтчелек чаралары турында сөйләде, экология түгәрәкләренең укучылар арасында зур кызыксыну уятуы турында билгеләп узды: шуларның 308ендә 5 мең тирәсе бала шөгыльләнә. "Хәзерге вакытта бездә үсеп килә торган буынның экологик күзаллавын өзлексез формалаштыру системасы төзелә. Экологик тәрбия мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә башлана, мәктәпләрдә, урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында экологик белем бирүгә күчә", – дип сөйләде Дамир Вәлиуллин.

Хәзерге вакытта республикадагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 217 мең балага экологик тәрбия бирелә, 100 меңнән артык бала экологик белем ала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International