Мәскәү шәһәре Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаментының киңәйтелгән Коллегиясе утырышы “2011 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохит торышы һәм 2012 елга бурычлар турында”

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Мәскәү шәһәре Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты киңәйтелгән Коллегиясенең “2011 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохит торышы һәм 2012 елга бурычлар турында” утырышында катнашты.
Коллегия утырышында Мәскәү шәһәре Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе Антон Кульбачевский, “Мосэкомониторинг” Дәүләт табигатьне саклау бюджет учреждениесе, РФ Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Үзәк федераль округ идарәсе, Мәскәү шәһәре думасы, Мәскәү шәһәренең районара табигатьне саклау прокуратурасы, Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте, “Мосводоканал” Мәскәү дәүләт унитар предприятиесе, Санкт-Петербургның Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү комитеты, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай ук башка ведомство һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Мәскәү Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе Антон Кульбачевский төп доклад белән чыгыш ясады, ул 2011 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохит торышы һәм 2012 елга бурычлар турында сөйләде.
Экология проблемаларын хәл итүдә Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләре саналган башка субъектлар белән экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатыннан, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үз докладында Татарстан Республикасында экологик иминлекне тәэмин итү эшенең өстенлекле юнәлешләре турында бәян итте.
Шулай ук Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте экология һәм табигатьтән файдалану министры Михаил Воронцов, Санкт-Петербургның Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү комитеты рәисе Дмитрий Голубев һәм башкалар доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International