"Җир исемле планета". Арчада яшь экологлар өчен белгечләр турниры узды

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Суда имән кәүсәсе череми, ә бары тик ныгый гына, каен фитонцидлар бүлеп чыгара, ә керәшәләр оча-оча йоклый. Арчада мәктәп яны лагерында ял итүче балалар флора һәм фауна турында кызыклы фактлар белде. Балалар өчен "Җир исемле планета" викторинасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре уздырды. Өч команда, эмблемалар, исемнәр һәм капитаннар сайлау, менә дигән белемнәр, зирәклек һәм тапкырлык буенча тырышулар – беренче урынны яулау өчен көрәш җиңел бирелмәде. Ә программаның кадагы булып Убырлы карчык торды, аны балалар әйләнә-тирә мохиткә, үсемлекләргә һәм хайваннарга карата сакчыл карарга өйрәтте. "Без балаларның актив җәлеп ителүенә, һәрнәрсәгә тырышып җавап бирүенә бик сөенәбез. Без чәчкән экологик тәрбия орлыклары киләчәктә шытып чыгар дип өметләнәбез. Ә бүген исә дуслык җиңде, командаларның һәркайсы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте", – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән идарә белгече Фирдәүсә Латыш. Турнир йомгаклары буенча балаларга татлы бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International