"Табигатькә һәм тормышка якынрак". "Байтик" лагерында юннатлар хәрәкәтенең бер гасырлык юбилеен билгеләп уздылар

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Тарихка кагылдылар һәм тикшерүче-натуралист ролендә үзләрен сынап карадылар. Бүген "Байтик" лагерында Республика юннатлар фестивале булып узды. Россиядә юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгын билгеләп узуга багышланган чарага Татарстанның барлык почмакларыннан табигать сөючеләр җыйналды. Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте: "1918 елның 15 июнендә беренче мәртәбә экологик экспедициягә юл алган юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгы турында сөйләгәндә, без шул бай тарих турында һәм юннатларның бүгенгәчә башкарып килгән хәерле эшләре турында искә алабыз. Үсеп килүче буынны тәрбияләгән өчен мөгаллимнәргә, укытучыларга зур рәхмәт. Юннат хәрәкәте флаглары астында торган барлык буыннарга аларның безнең табигатебез һәм экологиябез файдасына күрсәткән тырышлыгы өчен ихлас рәхмәт белдерәбез".

Кыр шартларында спорт юнәлеше алу, палатка урнаштыру, учаклар ягу, беренче медицина ярдәмен күрсәтү, республика флорасын һәм фаунасын өйрәнү – бүген эковолонтерлар юннатлар хәрәкәтенең барлык юнәлешләре буенча йөреп чыктылар. Үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар һәм хәрәкәтнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. "Балалар үзләренең республикадагы гомуми хәрәкәткә мөнәсәбәтле булуын аңларга, шулай ук экологик оешмаларның үсеш алу тарихларын белергә тиеш, – дип саный "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова. – Без бу балаларны барча республика буйлап берләштерергә булдык, алга таба әлеге чаткы тагын да күбрәк янсын, ә табигатькә карата мәхәббәт хисе арта гына барсын. Бүген алынган импульсны алар өйләренә кайткач, юннатларның кем һәм безнең чиста киләчәкнең кем кулында булуын барча республика белеп торсын өчен, тирә-юньдәгеләргә, дусларына, туганнарына бүлеп бирер дип өметләнәбез".

Фестиваль йомгаклары буенча интерактив уен белән плакатлар конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Юннатлар хәрәкәте тарихы белгече исеме хокуклы нигездә Камилла Вәлиевага бирелде (Казан ш.). "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте тарафыннан "Чәчәк ат, минем Республика!" онлайн эко-квестына йомгак ясалды, әлеге чара икенче ел рәттән экологик икеайлык кысаларында уздырыла. Быел квестта 45 команда катнашты, ә бу 500дән артык катнашучы, табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп ителгән 2 меңнән артык республика халкы, 100дән артык өмә һәм дистәләрчә эко-дәрес дигән сүз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International