Экологлар Елховка елгасына агынты су ташлану фактын ачыклады

2018 елның 19 июне, сишәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Елховка елгасына санкцияләнмәгән рәвештә агынты су ташлану фактын ачыклады. Минзәлә районының Юртово поселогында яшәүчеләр экологларга экологик законнарның бозылуы буенча шикаять белән мөрәҗәгать итте. Алар күрсәткән адрес буенча чыккан инспекторлар поселоктагы 8 күпфатирлы йорттан хуҗалык-көнкүреш агынтыларын җыю өчен билгеләнгән савытларның һәм тондыру чокырларының тулган булуын ачыклады.  "Чокыр Елховка елгасыннан 8 метрда урнашкан, аннан труба чыгарылган, аның аша агынтылар җирлек рельефына чыгарылган, аннан исә су объектына эләккән", – дип сөйләде дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев.

Агынты су ташланган урында, шулай ук елга аккан урында түбән һәм югарырак өлешләрдә ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ белгечләре судан пробалар алды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Елховка елгасында фенол, тимер, марганец һәм аммоний ионнары буенча чик дәрәҗәдә мөмкин булган катнашмаларның артуы ачыкланды.  "Әлеге очракта РФ Су кодексын бозу турында сүз бара. Хәзер җирле хакимияткә карата РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше ("Судан файдалану кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ беркетмә төзелде, хокук бозуны бетерү һәм чистарту корылмаларын модернизацияләү күрсәтмәсе бирелде", – дип сөйләде Рөстәм Гәрәев.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International