Александр Шадриков Ак барсны һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программага идарә комитетының III утырышында катнаша

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Кыргызстан Республикасында Ак барсны һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программага идарә комитетының III утырышы башланды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаша.

Ике көнлек конференциядә ак барс ареалының 12 иленнән килгән вәкилләр дөньяның һәр илендә хайван популяцияләрен саклау буенча агымдагы һәм планлаштырыла торган чаралар, уртак проектларны финанслау вариантлары, кыргый хайваннар белән законсыз сәүдә итү проблемасы турында фикер алышачак.

Чара мәйданчыгында шулай ук ак барсның исәбе, аны илкүләм, төбәк һәм глобаль дәрәҗәләрдә яклау һәм саклау буенча эш төркемнәренең презентацияләре һәм конкрет эш планнары күрсәтеләчәк. "Татарстан Республикасында уникаль җанварны үрчетү үзәген булдыру планлаштырыла, биредә алга таба табигатькә чыгарып җибәрү өчен аны үрчетү тәэмин ителәчәк. Зур эш көтә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә уртак максатка ирешербез, дип өметләнәбез", – дип уртаклашты планнар белән Александр Шадриков.

Әлеге очрашу – хайванның сирәк төрен саклау буенча глобаль программага идарә итү һәм аны гамәлгә ашыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, үзара багланышларда торуны һәм хезмәттәшлек итүне җәелдерү өчен уникаль мәйданчык булып тора.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International