"Юбилейный" лагерында – эко-җәй

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Минзәлә елгасында ике метр зурлыгындагы җәен балыклары йөзә, ә иң тәмле су – чишмәнеке, Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" җәйге лагерында ял итүче балалар туган төбәкләренең табигый байлыклары турында шулай сөйли. ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре уздырган экология дәресе барышында балалар үзләренең белемнәрен күрсәтте. Экологлар үсеп килүче яшь буынның тирәнтен белемнәренә шаккатты. "Бүгенге дәрес шәһәр һәм шәһәр яны экологиясенә, табигый ядкәр – Минзәлә елгасына багышланды. Без үзебез уздырган агарту эшенең нәтиҗәләрен күрәбез: безнең балалар яхшы дәрәҗәдә хәбәрдар, аларның туган төбәк экологиясе турында белем дәрәҗәсе югары", – дип ассызыклады Владимир Мозаффаров.

Эко-дәрес табигатьтә уздырылган актив уен белән тәмамланды. Мондый чаралар республиканың нәни халкы өчен ТР Экоминистрлыгы белгечләре тарафыннан даими рәвештә уздырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International