Александр Шадриков Түбән Камада эш визиты белән булды

2018 елның 8 июне, җомга

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Түбән Камада эш визиты белән булды. Түбән Кама дамбасын үзгәртеп кору буенча күчмә киңәшмә узды, шулай ук Түбән Кама сәнәгать төенен үстергәндә экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Александр Шадриков билгеләп узганча, соңгы елларда Түбән Кама районы территориясендә халыкны эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде, санитар-саклык зонасы территориясе билгеләнде, сәнәгать төененең йогынтысы исәпләнде. "Безнең төп бурычыбыз – әйләнә-тирәлеккә, Түбән Кама экологиясенә тискәре йогынтыга юл куймау", – дип ассызыклады табигать саклау ведомствосы башлыгы. Үз чиратында, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Камада әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә махсус игътибар бирелүе хакында өстәп әйтте: "Ведомствоара эш төркеме белән сәнәгый предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе безнең халык өчен әһәмиятле булып тора".

Утырыш кысаларында шулай ук Түбән Кама ҖЭҮ ("Татнефть") эшчәнлегенә һәм алга таба "Алабуга-2" индустриаль паркына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Эш визиты барышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков шәһәрнең Яр буен һәм Лемаев исемендәге мәйданны карады, узган елда биредә үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Моннан тыш, бүгенге очрашуда катнашучылар Тунгуч елгасындагы буфер буаларын һәм Түбән Кама дамбасын карады. Хәзерге вакытта дамбаны үзгәртеп кору проектын "2012-2020 елларга Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү" федераль максатчан программасына кертү турында мәсьәлә карала.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International