Экология турында – балачактан. ҮТИ инспекторлары бакча балалары өчен белем бирү чарасын уздырды

2018 елның 8 июне, җомга

Казан шәһәренең Киров районындагы 91 номерлы балалар бакчасына йөрүчеләр "Әйләнә-тирә белгечләре" эко-дәресендә катнашты. Белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары һәм җәмәгать инспекторлары уздырды. Бакчага йөрүче балалар "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" экологик викторинасы сорауларына җавап бирде, урман табышмакларына җавап эзләде һәм уен формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде. "Мәктәпкәчә яшьтә экологик тәрбия бирү башлана гына, балачакта алынган экологик белем кыйпылчыклары балага чынбарлыктагы әйләнә-тирәлектә юнәлеш алырга, аны дөрес аңларга ярдәм итәчәк. Ләкин, иң мөһиме, табигатькә карата аңлы мөнәсәбәткә нигез салачак, киләчәктә анда үз урыныңны билгеләргә булышачак", – дип билгеләде ҮТИ белгече Ләйсән Кәлимуллина. Актив катнашкан һәм экология турында белемнәрен күрсәткән өчен экологлар балаларга белгеч медальләрен һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International