Тирән һәм чиста. Казанда Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган акция узды

2018 елның 8 июне, җомга

Бүген эко-волонтерлар һәм Рус география җәмгыяте драйверлары Зәңгәр күлнең яр буе зонасыннан һәм күл төбеннән 5 м3 чүп җыйды. Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган күләмле экологик акция 13 мәртәбә узды. 

200гә якын кеше: ТР Экоминистрлыгы хезмәткәрләре, Су асты спорты федерациясе вәкилләре, экологик һәм социаль хәрәкәтләр активистлары һәм гап-гади битараф булмаган гражданнар яратып ял итә торган урыннарына тәртип салу өчен килде. Мәктәп укучылары, студентлар һәм гаиләләр күл тирәли комлык буенча чүп-чар җыйды, ә РГҖнең су асты-тикшеренү отряды әгъзалары күл төбен чистартты. "Бүген без 6 метрга кадәр тирәнлеккә төштек, күл төбеннән, нигездә, пластик һәм пыяла шешәләр, тимер һәм алюминий банкалар алынды. Күл чистартылды, башкарылган эштән без канәгать калдык", – дип билгеләде водолаз Максим Астахов.  

Шулай ук бүген лаборатория белгечләре су объектының сыйфатын да тикшерде. ТР Экоминистрлыгының ҮМАКИ хезмәткәрләре судан анализ үрнәкләре алды, шунда ук анда булган кислородны тикшерде. "Җәйге чорда 6 мг/л норматив булырга тиеш, хәзерге вакытта суда эрегән кислород күләме 7.15 мг/л тәшкил итә, бу исә нормага туры килә. Алга таба лабораториядә 30 күрсәткеч буенча тикшерү өчен дә пробалар алдык", – диде инспекция белгече Алия Сабирҗанова.

Чара призлар уйнату һәм кыр кухнясында узган төшке аш белән тәмамланды. Һәркемне катнашкан һәм газиз төбәгенең табигатенә карата җаваплы, аңлы карашы өчен рәхмәт белдерәбез.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International