5 июньнән 7сенә кадәр Мәскәүдә II Россиякүләм су конгрессы узачак

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

2018 елның 5 июненнән 7сенә кадәр Мәскәүдә "Россия – дөньякүләм су базарында: көндәшлеккә сәләтле булу, компетенцияләр, инновацияләр" темасына II Россиякүләм су конгрессы узачак. Чара Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барча тармакларын заманча экологик чакыруларны, яңа технологияләрдә, идарә модельләрендә һәм финанслаудагы ихтыяҗларны исәпкә алып, модернизацияләү юнәлешләре турында фикер алышуга багышланачак.

Эш программасы кысаларында су транспортын һәм туризмны үстерү, ягулык-энергетика, аграр һәм сәнәгать комплексларында, атом тармагында, авылда һәм коммуналь хуҗалыкта судан нәтиҗәле файдалануга багышланган тематик секцияләр оештырылачак, Россия Федерациясенең федераль округларында территориаль су проблемалары турында фикер алышулар булачак. Идел елгасын һәм Байкал күлен яклауга, шулай ук су объектларын саклау өлешендә экология законнарын камилләштерүгә аерым игътибар биреләчәк. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте, профильле министрлыклар, ведомство буйсынуындагы хезмәтләр һәм агентлыклар вәкилләре, полпредлар һәм губернаторлар, шулай ук үсеш институтлары, дәүләт корпорацияләре хезмәтләре, зур бизнес һәм фән вәкилләре катнашачак.

Конгресс уздыру чорында күргәзмә экспозициясе эшләячәк, анда Россиядәге иң зур су җитештерүчеләрнең стендлары, су объектларын яклау буенча төбәкләрдәге казанышлар күрсәтеләчәк, ул ачык мастер-класслар һәм эшлекле уеннар, су хуҗалыгын үстерү буенча хезмәттәшлек итү һәм партнерлык турында рәсми килешүләрне имзалау мәйданчыгына әвереләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International