Көчәйтелгән контроль режимы. Дөнья чемпионаты алдыннан әйләнә-тирә мохит объектларына тәүлеклек мониторинг ясала

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Тикшерүгә алынган 557 үрнәк һәм 1296 лаборатор анализ. Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре шул күләмдә тикшерүләр уздырды. Заманча технологияләр һәм җайланмалар ярдәмендә даими рәвештә су объектларына 30 химик һәм биологик күрсәткеч буенча мониторинг гамәлгә ашырыла. Футбол буенча дөнья чемпионаты - 2018 уңаеннан, 21 майдан башлап, Казансу елгасыннан көн саен табигый су үрнәкләре алына. Аналитик контрольлек инспекциясенең баш белгече Лилия Буракова хәбәр иткәнчә, бүген алынган үрнәкләрнең күрсәткечләре нормадан узмый. Аммоний ионнарының күләме литрга 0,22 мг тәшкил итә, ә аның чик дәрәҗә мөмкин булган концентраты – литрга 0,5 мг. "Республикадагы су объектларының экологик торышы тотрыклы тора. Дәүләт органнары һәм предприятиеләр тарафыннан уздырыла торган комплекслы эш – даими мониторинг, ташландыкларны тотып калучы яңа чистарту корылмалары төзү хисабына яхшыруга таба үзгәреш тенденциясе күзәтелә", – дип билгеләде Аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы урынбасары Андрей Бодяжин.

Атмосфера һавасының торышы тәүлек дәвамында стационар режимда тикшерүдә тотыла, Казан аренасы территориясендә күчмә экологик лаборатория кулланыла. Татарстан Республикасы буенча һава пычрануын тикшерүнең 16 автомат станциясе исәпләнә, шул исәптән 4се – Казан шәһәрендә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International