Үзәк территориаль идарә ачыклаган чүплекләрнең 80%ы тәртипкә китерелде

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Питрәч районының Иске Шигали авылында экологлар таләбе буенча санкцияләнмәгән чүплек урыны тәртипкә китерелде. ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары чүплек өемен квадрокоптер ярдәмендә ачыклады. Махсус техника җәлеп итеп, Шигали авыл җирлеге тырышлыгы белән чүпләнгән 50м2 территория чистартылды. Авылда яшәүче Ирина Сычева сүзләренә караганда, җирле халык чүпне кая да булса ташларга мәҗбүр, чөнки авылда контейнерлар урнаштырылмаган. "Без җирле үзидарәдән безгә чүп җыю урынын билгеләүне сорыйбыз. Чүплек савытлары куелды. Безнең теләкләр ишетелер дип өметләнәбез". Экологлар таләбе нигезендә шулай ук җирле түрәләр тарафыннан Питрәч районының Чыты авылында да 400 кв. м мәйданда һәм 48 м3 күләмендә санкцияләнмәгән чүплек урыны юкка чыгарылды. Барча калдыклар да каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.

Бүгенге көндә ТР Экоминистрлыгының ҮТИ инспекторлары эше нәтиҗәсендә Югары Ослан, Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре территориясендә ачыкланган чүплекләрнең 80%ы бетерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International