Бүген Александр Шадриков "Алабуга" МИЗның табигать саклау эшчәнлеге белән танышты

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Алабуга шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Күчмә киңәшмә кысаларында ведомство башлыгы "Алабуга" махсус икътисад зонасының табигать саклау эшчәнлеге белән танышты, шулай ук "Роквул-Волга" ҖЧҖнең җылылык изоляциясе материаллары җитештерү һәм "Кастамону Интергрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖнең агач эшкәртү урыннарын карады. Министрның эш сәфәре Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләренең иҗтимагый экологик оешмалары һәм мәктәп берәмлекләре белән танышып дәвам итте. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов белән берлектә Александр Шадриков табигать саклау тематикасына багышланган экспозицияне карады. Алабуга скаутлары кече елгаларның су саклау зоналарын мониторинглау буенча экспедиция нәтиҗәләре һәм үзләренең күзәтүләре белән бүлеште. "Чулман буе төбәгендәге эко-хәрәкәтләрнең һәм оешмаларның эшчәнлек үрнәге бик кызыклы һәм, шул ук вакытта, файдалы да, – дип билгеләде Александр Шадриков. – Әлеге юнәлештә проектларны тормышка ашыру һәм эшләү шул ук темп белән дәвам иттерелергә тиеш".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International