Республикада яшәүче, битараф булмаган һәркем яшелләндерү һәм төзекләндерү эшендә катнаша ала. Республикадагы санитар-экологик икеайлык кысаларында агачлар утырту һәм территорияләрне җыештыру акцияләре дәвам итә. Әйтик, Лениногорскида 2 га урында 1500 яшь чыршы үсентесе утыртылды. Ылыслы үсентеләрне Лениногорск урманчылыгы хезмәткәрләре бүлеп бирде.
"Табигый ресурслардан гакыллы файдалану һәм аларны саклау – безнең һәркайсыбызның бурычы булып тора, – ди Лениногорскида яшәп, акциядә катнашкан Александр Семёнов, – планетабызның яшел күлмәге күзләрне сөендерү өстенә сәламәтлегебезне дә сакларга булыша". Чара барышында экологлар, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре һәм эко-активистлар җирле скейт-парк территориясен чүп-чардан һәм яфраклардан җыештырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте