"Чиста өмә"

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Казанның Локомотив комлыгында шундый исемле акция узды. Чара кысаларында волонтерлар, "Чиста булачак" хәрәкәте тарафдарлары, РГО вәкилләре Идел елгасының яр буе территориясен тиешле санитар торышка китерде. Активистлар тарафыннан 70 капчыктан артык чүп җыелды. Биредә үк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе лабораториясе белгечләре тарафыннан Идел елгасындагы судан пробалар алынды. "Экспресс-анализ сулыктагы эрегән кислород күләменең нормада булуын күрсәтте. Кислород суда җитәрлек, тере организмнар өчен сулыш алу шартларын тәэмин итәрлек булырга тиеш. Ул шулай ук сулыкларга үзлектән чистарыну өчен дә кирәк", – диде лаборатория белгечләре. Экологлар шулай ук алынган пробаларга химик һәм токсикологик анализлар да уздырачак. Суның сыйфатын контрольдә тоту максатларында даими рәвештә республиканың төп су артерияләренең торышы мониторинглана.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International