Табигатьтә һәм кеше тормышында суның әһәмияте турында хәзер инде Комлы Ковалның "Золотой ключик" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да белә. Тәрбиячеләр белән берлектә балалар өчен экологик-агарту акциясен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Юлия Шиһапова уздырды. Су һәм аның үзлекләре, ресурсларга карата сакчыл мөнәсәбәт зарурлыгы һәм аларның яшәешне саклаудагы әһәмияте турында сөйләп, эколог балаларның белемен тәҗрибәдә – нарат үсентеләре утырту, мастер-класслар, конкурслар, викториналар һәм интерактив уеннар нигезендә беркетте. Балалар якынлашып килүче Идел көне турында да белде. "Идел – Россиядәге иң зур елга булуы өстенә, Европадагы иң тулы сулы елга да булып тора. Миллионнарча кешеләр туган төбәк елгасының табигый гүзәллегенә соклана, ләкин ул үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә", – дип билгеләде Юлия Шиһапова. Бакча балалары табигатьтәге суның әйләнеше турында кызыксынып тыңлады, республикада сусаклагычларның ни өчен кирәк булуы һәм күләме турында сораулар яудырды.
Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әйләнә-тирәлекне саклау буенча белем бирү чаралары даими рәвештә үткәрелә. Алар табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм аны саклауга юнәлдерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте