Экологлар һәм полиция хезмәткәрләре "кара казучыларны" тоткарлады. Тынычлык бистәсе янәшәсендә комны законсыз табу очрагы теркәлде

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районы белән чикләшкән урында Тынычлык бистәсе янәшәсендә комны законсыз алу очрагын чикләде. Рейд Министрлыкның кайнар линиясенә гражданнардан килгән хәбәр нигезендә уздырылды. РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге урында ике йөк самосвалы һәм экскаватор-төягеч тоткарланды. Экологларның оператив йогынтысы аркасында законсыз карьер мәйданы 95 кв. метрдан артмады. Хәзерге вакытта алынган махсус техника хуҗаларын билгеләү эше алып барыла. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен гаепле затлар РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше ("Җир асты байлыклары белән эш итүгә лицензиядән башка җир асты байлыкларыннан файдалану") буенча административ җаваплылыкка тартылды. Экологлар китерелгән зыян күләмен исәпли. 

Исегезгә төшерик, гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International