Чистарттылар, агарттылар. Экологлар автотрасса буйлап урман утыртмаларын тәртипкә китерде

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Казан-Ульян автотрассасы буйлап утыртылган урман утыртмалары чистарак булды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре бүген 600 метр озынлыгында территория чистартты һәм агачларны агартты. "Агач һәм куак араларын санитар чистарту, бер яктан, янгыннарны кисәтергә булыша, икенче яктан, аларга ирекле үсү мөмкинлеген бирә, ә өченчедән, бу зәвыкъ ягыннан да күркәм", – дип саный экологлар. Урман кишәрлекләрен санитар чистарту һәм федераль, территориаль юллар буйлап агачлар утырту буенча чаралар Буада еш үткәрелә. Өмәләргә һәм җыештыру эшләренә райондагы оешмалар да, предприятиеләр дә актив кушыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International