Җитешсезлекләр бетерелде. Территорияләрне күктән күзәтү яхшы нәтиҗә бирә

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Биектау районы территорияләрен очыш барышында күзәткәндә экологлар тарафыннан ачыкланган чүплек урыннары оператив рәвештә тәртипкә китерелгән. Яңа Шигали авылы белән Пановка авылы арасында ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары гомуми мәйданы 35 кв. м. булган өч чүплек урынын теркәде. Биектау авыл җирлеге тырышлыгы белән, махсус техниканы җәлеп итеп, әлеге территория тиешле санитар-экологик торышка китерелде. Барча калдыклар да каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды.

Моннан тыш, Югары Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә дә калдыкларны санкциясез урнаштыру урыны тәртипкә китерелде. Муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан элегрәк экологлар ачыклаган 40 кв. м. чүпләнгән урын җыештырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International