ТР Экоминистрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа рәисе сайланды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңа рәис сайланды. Ул Игонин Евгений Иванович – ТР ФА ИПЭН кулланма экология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре булды. Аның кандидатурасын бертавыштан Советның барча әгъзалары да хуплады.

Бүгенгәчә Советны җитәкләп килгән Андрей Калайда 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды һәм күп еллык намуслы хезмәт, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән зур өлеш өчен А.И. Щеповских исемендәге медаль белән бүләкләнде. Бүләкне тапшырганда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Андрей Эдуардовичка сайланган эшенә тугры булганы өчен рәхмәт белдерде. "Сез Министрлыкта, гади хезмәткәрдән башлап, 18 ел эшләдегез, министр урынбасары вазыйфасына ирештегез. Әлеге чорда республикада тормышка ашырылган бер генә зур табигать саклау проекты да сезнең игътибардан читтә калмады", – дип билгеләде Александр Шадриков. Андрей Калайда 40 елдан артык хезмәт эшчәнлеген табигый байлыкларны тутыру мәсьәләләренә багышлады. Татарстанның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау өлешендә турыдан-туры аның катнашында зур эш башкарылды.

Иҗтимагый советның яңа рәисе Евгений Иванович Игонинга табигать саклау ведомствосы башлыгы барлык башлангычларда да уңышлар теләде һәм төбәкнең экологик иминлеге өчен нәтиҗәле эш башкаруга өметләнүен белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International