Ара елгасына агып төшә торган кар суларында экологлар пычратучы матдәләрнең меңнәрчә мәртәбә артып китүен ачыклады

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Ара елгасының су саклау зонасында терлекчелек калдыкларын урнаштырганнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Яшел Үзән районындагы гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында табигать саклау законнары бозылуын ачыклады. Экологлар билгеләгәнчә, кар эрүдән барлыкка килгән су белән терлекчелек калдыклары су объектына эләккән. Агынтыдан алынган пробалар күрсәткәнчә, фосфат ионы 1600 тапкырга артык, аммоний ионы 1540 мәртәбәгә артык, фенол – 200 мәртәбә, нитритлар – 20 мәртәбә, цинк – 8,6 мәртәбә, марганец – 4,6 мәртәбә. Табигый суда пычратучы матдәләр күләме түбәндәгечә: аммоний ионы – 3,73 мәртәбә, нитритлар – 0,86 мәртәбә, тимер – 5,5 мәртәбә, цинк – 1,8 мәртәбә, марганец – 1,4 мәртәбә. Барлык тикшерү материаллары Казан районара табигать саклау прокуратурасына җинаять кылу билгеләре булуга бәйле рәвештә җинаять эше кузгату мөмкинлеген карау өчен җибәрелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International