Экология министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары укулар узды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары укулар узды. Белгечләрнең сорауларына экология министры Александр Шадриков, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров җавап бирде. Александр Шадриков билгеләп узганча, 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык старт ала, шуңа күрә табигать саклау законнары бозылуны контрольдә тоту эшен көчәйтергә кирәк. Очрашу кысаларында белгечләр табигатьне саклау өлкәсендәге эшләр буенча административ эзләтүләргә бәйле мәсьәләләрне карады. Территориаль идарәләрнең суд һәм административ эш мәсьәләләренә, табигатьне саклау законнарындагы һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексындагы төп таләпләрнең үтәлешенә махсус игътибар юнәлтелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International