Экология һәм энергия-ресурс нәтиҗәлелеге. Бүген Казанда фән һәм сәнәгать вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булды

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Бүген "Экология һәм энергия-ресурс нәтиҗәлелеге" темасына узган түгәрәк өстәл барышында "яшел технологияләр" кертү һәм яшел стандартлар куллану мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган чара "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә 18 нче халыкара "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" симпозиумы кысаларында булды. Сәламләү сүзләре белән түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, ресурс нәтиҗәлелеге сәясәте – ул Татарстанның социаль-икътисадый үсешендәге гомуми стратегиянең әһәмиятле бер өлеше, дәүләтнең экологик сәясәтен тормышка ашыруда өстенлекле юнәлеш булып тора. Аның төп принциплары – беренчел ресурслар сарыфын киметү, икенчел һәм яңартыла торган ресурсларны мөмкин булганча күбрәк файдалану һәм әлеге эшкә республикада яшәүчеләрне актив җәлеп итү.

Фикер алышуларда галимнәр, республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан вәкилләр, үзебездәге һәм чит илләрдәге предприятиеләрдән ("Avietta Italia", "ГК "ИНТРАТУЛ", "Энергопрогресс" инженерлык үзәге", "БАРС") җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты. Очрашу барышында чарада катнашучылар докладлар белән чыгыш ясады һәм, энергия ягыннан нәтиҗәле төзелеш коралы буларак, яшел стандартлар кертү, яшәеш тирәлегенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыру өлешендә "яшел технологияләр" куллану һәм экологик чиста җитештерү өчен чишелешләр комплексыннан файдаланудагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International