Санкт-Петербургта "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы кысаларында һаваны саклау мәсьәләләре каралачак

7 март 2018 ел., чәршәмбе

2018 елның 15-16 март көннәрендә Санкт-Петербургта  "Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы булачак. Әлеге чарада, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгын да кертеп, федераль башкарма хакимият органнарыннан, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәттән, Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән, Россия Федерациясе субъектларының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге башкарма хакимият органнарыннан, зур сәнәгать компанияләренең экология хезмәтләреннән, әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан вәкилләр катнашачак.

"Атмосфера-2018" ХХ Халыкара Экология Конгрессы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 21 июлендәге 219-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү максатында атмосфера һавасын саклау өлкәсендә кертеләчәк яңа норматив хокукый актлар турында фикер алышу;

- Россия Табигать министрлыгының "Атмосфера һавасындагы зарарлы (пычратучы) ташландык матдәләр таралышын исәпләү методларын раслау турында" 2017 елның 06 июнендәге 273 номерлы боерыгына һәм Атмосфера һавасында предприятиеләрдән чыгарылган зарарлы матдә ташландыклары катнашмаларын исәпләү методикасын (ОНД-86) гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә атмосфера һавасына ташланучы пычраткыч матдәләрне нормага салуның яңа алымнары;

- атмосфера һавасына зарарлы (пычратучы) матдә ташлаучы стационар чыганакларны һәм ташландыкларның үзләрен инвентарьлаштыруның, аннан алынган белешмәләрне төзәтүнең, мондый инвентарьлаштыру һәм төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны документлаштыруның һәм саклауның яңа тәртибе;

- атмосфера һавасына стационар чыганаклардан ташланучы зарарлы (пычратучы) матдәләрне исәпләү методикалары исемлеген төзү һәм алып бару тәртибе;

- иң үтемле технологияләрне гамәлгә кертү, технологик нормативларны эшләү методологиясе;

- атмосфера һавасына ташланган зарарлы (пычратучы) матдәләрнең, мондый ташландыклардагы зарарлы (пычратучы) матдә катнашмаларының күләмен яисә авырлыгын үлчәү һәм исәпкә алу буенча автоматлаштырылган чаралар ярдәмендә тикшереп торылырга тиешле стационар чыганаклар һәм зарарлы (пычратучы) матдәләр исемлеген билгеләү;

- сәнәгый ташландыкларны автомат рәвештә тикшереп тору системалары һәм аларны метрологик яктан тәэмин итү;

- атмосфера һавасы пычрануы буенча җыелма исәп-хисапларны кулланып, зарарлы (пычратучы) матдә ташландыкларын җайга салу өлешендә яңа закон таләпләре;

- 2014 елның 21 июлендәге 219-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында атмосфера һавасының сыйфатын экологик нормага салуны үстерү перспективалары;

- начар метеорология шартларында ташлана торган зарарлы (пычратучы) матдәләрне киметү буенча чаралар эшләү;

- атмосфера һавасындагы исне нормага салу;

- углерод йотылуны исәпкә алып, ташланган парник газларын инвентарьлаштыру;

- терекөмеш чыганакларының илкүләм кадастры;

- зур аралыкларга һаваның чик аша пычрану турында Конвенция буенча Россия Федерациясе халыкара йөкләмәләренең үтәлүе;

- экологик менеджмент өлкәсендә ISO яңа халыкара һәм кулланма күрсәтмәләр. Экологик менеджмент системаларын үстерү буенча төп үзгәрешләргә, күчеш чорына һәм киңәшләргә күзәтү ясау. Халыкара һәм илкүләм тәҗрибә.

Шулай ук Конгресс кысаларында 20 нче "Һава саклау эшчәнлеген норматив-методик, техник яктан һәм мәгълүмат белән тәэмин итү" россиякүләм конференциясе, Атмосфера һавасын саклау буенча фәнни-тикшеренү институты каршындагы Атмосфера һавасын саклауны норматив-хокукый тәэмин итү буенча методика советының ачык утырышы, яңа экологик басмаларны презентацияләү һәм атмосфера һавасын саклау өлкәсендә гамәлдәге документларны сату күргәзмәсе дә булачак.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования