Татарстан караңгылыкка иңәчәк. Республика “Җир Сәгате” халыкара акциясенә кушылачак

6 март 2018 ел., сишәмбе

2018 елның 24 мартында экологик, ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур “Җир Сәгате” акциясе уздырылачак. Россия Табигать министрлыгы әлеге акциядә катнашырга чакыра. Моның өчен сезгә бары тик 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр утны өзәргә, электр энергиясеннән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.

Бу акциядә Татарстан актив катнашачак. Барлык хакимият органнарының,  предприятиеләрнең һәм оешмаларның житәкчеләре, шулай ук республика халкы бер сәгатькә биналарның, корылмаларның архитектура-декоратив яктырткычларын, торак йортлардагы утларны, гражданнарның яшәеш иминлеген тәэмин итүгә бәйләнмәгән электр җиһазларын сүндерәчәк, шулай ук электр энергиясеннән файдалануны киметүгә юнәлтелгән башка чараларга керешәчәк.

Җир сәгате – табигатькә сакчыл караш символы, планетабызның чикләнгән ресурсларын кайгырту, климатны саклау буенча җәмгыятьне кискен чаралар күрергә өндәү. Әлеге чара ел саен март аеның соңгы шимбәсендә Дөньякүләм кыргый табигать фонды инициативасы белән уздырыла һәм энергия белән ресурсларны саклау, планета күләмендәге экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын хәл итүдә төрле дәүләт кешеләренең теләктәшлеген символлаштыра.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования