15 май көнне Түбән Новгородта "Бөек елгалар" 20 нче халыкара фәнни-сәнәгый форумы старт ала

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

2018 елның 15-18 май көннәрендә Түбән Новгородта "Бөек елгалар" (экологик, гидрометеорологик, энергетика куркынычсызлыгы) ’ICEF" 20 нче халыкара фәнни-сәнәгый форумы узачак. Форум тармактагы алдынгы технологияләрне күрсәтү, гамәли эш нәтиҗәсе белән уртаклашу һәм әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк. Җәмәгатьчелекнең, дәүләт һәм коммерция структурасы вәкилләренең игтибарын су ресурсларыннан рациональ файдалану һәм әлеге өлкәнең экологик вәзгыять проблемаларына җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.

Чараның эш программасы түбәндәгеләрне күздә тота:

- "Бөек елгалар бассейннарында тотрыклы үсеш. Халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек" халыкара конгрессы;

- "Чиста су. Технологияләр. Җайланмалар" халыкара күргәзмәсе;

- "Россиянең бөек елгалары" күргәзмәләре (федераль һәм төбәк фәнни-сәнәгый экспозицияләре);

- "Энергетика. Электр техникасы. Энергияне һәм ресурсларны саклау" махсуслаштырылган күргәзмәсе.

Конгресс кысаларында оештырылган секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр су саклау законнарын, бөек елгаларның бассейннарында эчке су юлларын үстерү буенча инновацион үсеш методларын, илкүләм ландшафтларны саклау ысулларын куллану мәсьәләләрен хәл итүгә һәм аларны камилләштерү юлларын эзләүгә юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International