Иҗтимагый палатаның «Түгәрәк өстәл» утырышы

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

 

Бүген Түбән Камада биологик әйләнә-тирәне саклау балалар үзәгендә Иҗтимагый палатаның «Түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Утырышның темасы: “Җитештерү үзәге булган шәһәрдә мәктәп укучыларында экологик культураның торышын һәм киләчәген формалаштыру”.

Утырышта катнаштылар:

- Татарстан  Республикасы  Иҗтимагый палатасының  мәдәният, фән һәм мәгариф, этноконфессиональ мөнәсәбәтләре бәйләнеше сораулары буенча комиссия рәисе урынбасары Ильсия Мезикова;

- Татарстан  Республикасы Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль  берәмлеге башлыгы киңәшчесе Анатолий Щеповских;

- Иҗтимагый киңәшмә әгъзасы, Экономика, фән, идарә итү һәм хокук институты Түбән Кама филиалының фән  буенча директор урынбасары Олег Агапов;

- Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыбуллин;

- Татарстан  Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Чернышева;

- Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Ильмир Шафиков;

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан  Республикасы буенча идарәсенең  Түбән Кама шәһәре ТБ башлыгы  Рөстәм Изиятуллин;

- Татарстан  Республикасы Түбән Кама муниципаль районы МДОУ ДОД “Балалар биологик әйләнә-тирәне саклау үзәге”  директоры Гөлнур Галявеева;

- Татарстан  Республикасы югары-уку йортларының укыту-профессорлык составы;

- экологик юнәлештәге мәктәп, лицей һәм көллият укытучылары;

Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-         Татарстан  Республикасында экологик тәрбия эше һәм перспективасы;

-         Түбән Кама муниципаль  районында табигатьне һәм экологияне саклау оешмалары структурасы;

-         Кама аръягының экологик торышы;

-         Түбән Кама муниципаль  районында мәктәп укучыларының экологик культурасы торышы һәм киләчәге;

-         мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик күзаллауны формалаштыру;

-         өстәмә белем бирү системасында экологик кузаллауны үстерү;

-         Зәй шәһәрендә мәктәп укучыларында экологик аңны формалаштыру;

-         интерактив укыту ысулларының экологик культураны тәрбияләүдәге роле;

-         Экономика, идарә итү һәм хокук институты Түбән Кама филиалындагы экологик белем бирүнең үзенчәлекләре.

    

Кама аръягы территориаль  идарә матбугаты материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International