Экология министрлыгы инспекторлары Чаллы предприятиеләрендәге сәнәгый ташландыкларны тикшерде

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Атмосфера һавасын пычрату күренеше туктатылды. Чаллы предприятиесеннән чыгарылган сәнәгый ташландыклар табигать саклау нормаларына җавап бирә. Атмосфера һавасын саклау таләпләрен үтәү буенча яңадан уздырылган тикшерү барышында экологлар әнә шундый нәтиҗә ясады. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан билгеләнгәнчә, җитештерү цехларының берсеннән чыгарылган матдәләрнең үлчәнгән күләме критик күрсәткечләргә җиткән булган. Нормативлар арттыруны булдырмау максатында экологлар тарафыннан цехны тузан-газ тотып калу җайланмасы белән җиһазландыру зарурлыгы турында күрсәтмә бирелде. Бүгенге көндә ТР Экология министрлыгы күрсәтмәсе тулы күләмдә үтәлгән. Предприятиегә урнаштырылган иләгеч фильтрлар газлардан чыга торган зарарлы компонентларны тотып калырга ярдәм итә. Шуның белән берлектә җитештерү процессын экологик яктан куркынычсыз итә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International