Бүген Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 гыйнвар көнне, гадәткә әйләнгәнчә, безнең илдә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне 1917 елда Россиядә, баргузин кеше (соболь) һәм Байкалдагы башка хайван популяцияләрен саклау максатында, иң беренче Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. 1986 елда ЮНЕСКО карары нигезендә әлеге тыюлыкка биосфера статусы бирелә, ул биосфера резерватларының халыкара челтәренә кертелә. Бүген әлеге саклана торган урын "Байкал күле" бөтендөнья табигый мирас объектының, әлеге "тыюлык муенсасы"на керә торган башка тыюлыклар һәм милли парклар (Баргузин, Байкал, Байкал-Ленск тыюлыклары, Байкал аръягы милли паркы) белән берлектә, бер өлеше булып тора.

Бүгенге көндә Россиядә федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге 13 меңнән артык махсус сакланучы табигать территориясе исәпләнә. МСТТ федераль системасы әлеге этабында 105 дәүләт табигать тыюлыгын, 52 милли паркны, 57 федераль заказникны, 17 табигать һәйкәлен, 67 ботаника бакчасын үз эченә ала. Россиядә Экология елы кысаларында 2 тыюлык ("Васюганск" һәм "Фин култыгы көнчыгышы") һәм 2 милли парк ("Сөнгәләй таулары" һәм "Ладога шхерлары") булдырылды.

Татарстан Республикасында уникаль табигать объектларын саклау һәм торгызу максатында махсус сакланучы табигать территорияләре булдырылды. Төбәктәге табигый-тыюлык фондына Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, "Түбән Кама" милли паркы, төбәк әһәмиятендәге 24 дәүләт табигать заказнигы, 120дән артык төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле һәм җирле әһәмияттәге махсус сакланучы табигать территориясе керә.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International