2018 елның 23-26 апрелендә Мәскәүдә нефть һәм газ сәнәгатен үстерү мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 23-26 апрелендә Мәскәүдә Россиянең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ дәүләт университетында 72 нче Халыкара "Нефть һәм газ – 2018" яшьләр фәнни конференциясе булачак. Чарада югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шулай ук яшь галимнәр һәм 35 яшькә кадәрге нефть-газ тармагы оешмалары белгечләре катанаша алачак. Катнашу өчен 2018 елның 15 февраленә кадәр конференция сайтында: http://neftegaz.gubkin.ru/ электрон теркәлү процедурасын узарга һәм доклад тезисларын беркетергә кирәк.

Ел саен конференция фәнни академик һәм җитештерү бергәлекләре өчен нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә халыкара мәйданчык ролен үти.  Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- Геология, геофизика һәм нефть һәм газ чыганакларын күзәтү;

- Нефть һәм газ ятмаларын эшләү. Скважиналар бораулау;

- Торбаүткәргеч транспорт системаларын проектлау, кору һәм эксплуатацияләү;

- Нефть-газ комплексында инженерия һәм кулланма механика;

- Нефть һәм газ сәнәгатендә химия технологиясе һәм экология;

- Нефть-газ эшендә автоматлаштыру һәм санау техникасы;

- Энергетика һәм энергия саклау;

- Нефть һәм газ сәнәгатендә икътисад һәм идарә:

- Нефть-газ сәнәгатен үстерүне хокук ягыннан тәэмин итү;

- Нефть-газ тармагында гуманитар фәннәр һәм PR;

- Инглиз телендә фәнни мәкаләләр белән таныштыру;

- Халыкара энергетика бизнесы;

- Фәнни мәктәп җәмгыяте.

 

Конференция яшь белгечләргә әйдәүче галимнәр һәм тармактагы җитәкчеләр белән берлектә перспективалы, нефть һәм газ сәнәгатен алга таба үстерү өчен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән фәнни-техник эшләнмәләр хакында фикер алышу мөмкинлеген бирәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International