Су объектын пычратуга юл куелырга тиеш түгел. Законсыз урнаштырылган кар өемен кыска вакыт аралыгында юкка чыгарачаклар

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киндерле елгасы ярында 400 куб метр күләмендә пычрак кар ятуын ачыклады. Карны шушы рәвешле рөхсәтсез урнаштырган урын Казанның Совет  районы белән республиканың Биектау районы кисешкән җирдә М7 автотрассасы узучы күпер астында теркәлде. Анализлардан күренгәнчә: бирегә кар урам-юл челтәрләрен чистартканнан соң китереп аударылган, аның составында – реагентлар һәм нефть продуктлары бар. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов сүзләренә караганда, пычрак кар эри башлагач зарарлы матдәләр су объектына эләгергә мөмкин. Әлеге факт буенча РФ КоАП “Җитештерү һәм куллану калдыклары, төп катламны җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” 8.2 ст. нигезендә административ эзләү эше кузгатылды.  Әлеге хокук бозуда катнашы булган затларны экологлар әлеге территориягә урнаштырылган видекамералар ярдәмендә ачыклаячак һәм кыска вакыт аралыгында әлеге урынны чистартырга мәҗбүр итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, урамнарны, юлларны җыештырганнан соң кар моның өчен махсус билгеләнгән урынга чыгарылырга тиеш. Хәзерге вакытта Казанда 6 кар эретү станциясе бар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International