"ТЭЦ-3" предприятиесеннән агызылган пычрак суның Казансу елгасына эләгүе – булмаслык хәл. Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан ачыкланган хокук бозу очраклары – бетерелде

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

"ТГК-16" ААҖ филиалы булган "Казанская ТЭЦ-3" предприятиесеннән агызылган чистартылмаган сулар Казансу елгасына эләгә торган булган. Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә уздырылган уртак рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары сульфатларның, ион фосфатларының, нефть продуктларының, фенол һәм пычратучы башка матдәләрнең артып китү очрагын ачыклады. Предприятиедән агызылган өлешендә агынты судан инструменталь рәвештә пробалар алынды. Яңадан хокук бозуны булдырмау максатында предприятиедә "Су ресурсларын рациональ файдалану һәм су объектларын саклау буенча табигать саклау чаралары планы" эшләнгән һәм Татарстан Республикасы буенча Түбән Идел Бассейн су идарәсе белән килештерелгән, андагы төп пунктларның берсе булып явым-төшем, эрегән һәм сәнәгый агынты суларны чистарту корылмаларын төзүгә багышланган.  Бүгенге көндә түбәндәгеләр урнаштырылган: канализация буенча насос станциясе, коалесцент-сорбицион блок, УПФР -100 флотация җайланмасы, боларның барысы да пычрак агынты суларның Казансу елгасына эләгү ихтималын юкка чыгара. Шулай ук быел чистартылган суны станциянең җитештерү циклына кире кайтару юлы белән судан файдалану күләмен киметү мөмкинлеген бирә торган комплекс сафка бастырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казансу елгасының торышын тикшереп тору эше ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан көчәйтелгән режимда алып барыла. Территорияләрендәге явым-төшем һәм сәнәгый агынты сулары чыгарыла торган предприятиеләрнең һәм оешмаларның исемлеген күрсәтеп, елганың яр полосалары буенча карта-схема эшләнде. Чистартылмаган агынты суларны су объектына эләгүгә юл куймау максатында даими рәвештә проба алу эшләре башкарыла.

 

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International